Газетага язылу

Лисичанск белән Рубежное шәһәрләрендә 600 агач һәм куак үсентесе утырттылар

Луганск халык республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә 600ләп агач-куак утыртканнар.

Аларны Казан дәүләт аграр университеты белгечләре әзерләп алып килгән, дип яза “Татар-информ”. Шулай итеп, Рубежное шәһәренең 2 нче мәктәбе һәм Лисичанск шәһәренең 4 нче мәктәбе ишегаллары, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр мемориаллары тирәсен яшелләндергәннәр.

Бу эштә педагоглар һәм өлкән сыйныф укучылары, шәһәр коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләре катнашкан. Аларга Рубежное шәһәре башлыгы Евгений Шаталин һәм “Бердәм Россия” гвардиясенең Лисичанскидагы җирле бүлеге секретаре Андрей Семченко кушылган.  Эшне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков оештырган. Проектка шулай ук профессор Харис Мусин җитәкчелегендә Казан Дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты белгечләрен, Татарстан эшмәкәрләре һәм республиканың “Яшь гвардия” вәкилләрен җәлеп иткәннәр. Проектны әзерләү язын ике шәһәрдә яшеллекнең торышын барлаудан башланган.

Белгечләр социаль учреждениеләр территорияләрен, парк-скверларны карап, аларның торышы турында карта төзегән һәм чаралар планын эшләгән. “Беренче этапта ике шәһәрдә 600ләп агач-куак утырттык. Карт агачларны яшь үсентеләр алыштырдык, декоратив куаклыклар булдырдык, шәһәр мемориалларын, мәктәпләр ишегалларын яшелләндердек”, – ди Ринат Садыйков.

Харис Мусин әйтүенчә, Лисичанск һәм Рубежноеда күп кенә агачлар озак еллар буе каралмаган. Шул сәбәпле, бер өлеше яраксызга әйләнгән. Яңа үсентеләр сайлаганда, белгечләр аларның җирле шартларга җайлашу сәләтен исәпкә алган.

“Тәүге сәфәребездә Лисичанск һәм Рубежноега барганда, әлбәттә, җимерекләр күзгә ташланды. Татарстанның нинди зур эшләр башкаруы да күренә. Мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары, сәнгать мәктәпләре торгызылган. Бу эшне комплекслы төстә дәвам итәргә: биналарны торгызу белән беррәттән, территорияләрне төзекләндерү, парк-скверлар булдыру белән дә шөгыльләнергә кирәк. Миңа Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр мемориалының сакланышы да ошады. Биредә яшәүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Бу территорияне беренче чиратта яшелләндерү объектларына кертергә булдык. Проектларыбызны гамәлгә ашыруга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге ярдәм итә”, – дип сөйләп үткән Харис Мусин.

Татарстан шефлыгындагы шәһәрләрне яшелләндерүнең киләсе этабы 2027 елның язына планлаштырылган.

11:50

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре