ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Рубежное шәһәренең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Мәктәп директоры Ирина Дубовик белән бергә ул Татарстаннан китерелгән уку-укыту әдәбияты белән танышты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Ирина Дубовик билгеләп үткәнчә, яңа әдәбият мәктәп өчен мөһим ярдәм булды.
«Без барлык фәннәр буенча уку-укыту һәм ярдәмче әдәбиятның зур комплектын алдык. Дәреслекләр бик сыйфатлы, аларның күбесе яңадан бастырылган һәм актуаль материаллар белән тулыландырылган. Алар арасында профильле дәреслекләр булуы бик мөһим – безнең өчен бу җитди ярдәм, чөнки без профильле укытуны үстерәбез һәм балаларның сайланган фәннәрне тирәнтен өйрәнүен телибез», – дип сөйләде ул.
«Без Татарстан Республикасына һәм безнең проблемаларга битараф булмаган, белем бирү процессын җайга салырга ярдәм иткән барлык кешеләргә ихлас күңелдән рәхмәтле», – дип искәртте мәктәп директоры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез