Аның сүзләренчә, бу тагын бер тапкыр вәзгыятьнең тыныч булуын күрсәтә. Әмма авырулар саны артуын булдырмас өчен профилактик чаралар хакында онытырга ярамый. Чөнки сезон әле башланды гына. Шулай ук 1 сентябрьдән мәгариф оешмаларында фильтрлар дәрәҗәсендә авыру билгеләре булган балалар санын күзәтү дәвам ителә.
– Бу – бик нәтиҗәле чара, ул беренче симптомнар белән авыручыны вакытында ачыкларга, шуның белән коллектив эчендә вируслар йоктыру чылбырын туктатырга мөмкинлек бирә. Яңа уку елында фильтрларда 1967 баланың авыру килеш мәктәпкә килүе ачыкланды, – диде Любовь Авдодина.
Ковидка килгәндә, бүгенге көндә шулай ук вәзгыять тыныч. Көн саен коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа 40 очрагы теркәлә. Ул 96 процент очракта кискен вируслы респиратор инфекция сыйфатында уза. Авыручылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кимегән.
Авдонина сөйләвенчә, талпаннар чоры ахырына якынлаша. Быел талпан кадалуның беренче очрагы 25 мартта ук теркәлгән була. Сезон дәвамында талпан тешләү сәбәпле хастаханәгә 11 712 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 30 процентка кимрәк. Татарстанда барлыгы талпан энцефалиты 31 кешедә билгеләнгән.
– Тычкан бизгәге турында ел дәвамында сөйләштек. Бүгенгә тычкан бизгәге белән 553 кеше авыруы билгеле. Аларның 60 процентка якыны инфекцияне урманда йоктырган, 30 проценты – бакчаларда эшләгәндә. Республикада 6717 гектар җир кимерүчеләргә каршы эшкәртелгән. Көзге эшкәртүләр ахырына якынлашып килә, – диде белгеч.
Аның сүзләренчә, кызамык буенча да республикада вәзгыять тотрыклы һәм тыныч. Татарстанда ел башыннан кызамык йоктыруның 35 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез