Газетага язылу

Люцерн килешүе: буламы, юкмы?

Үткән тәүлекләрдә Швейцариянең мөһим туристик һәм мәдәни үзәге булган Люцерн шәһәрендә чын мәгънәсендә драматик вакыйгалар булды. Эш шунда: кешелек дөньясының якындагы киләчәгенә куәтле йогынты ясаячак АКШ – Иран килешүе 80 меңләп кеше яшәгән шәһәрдә имзаланырга тиеш иде.

Сөйләшүләр үткән җомгада ук башланырга тиеш булса да, бераз тоткарланды, чөнки Иран һәм АКШ Президентларының электрон имзасы салынган тыныч килешү турындагы меморандумның үтәлүенә Израиль башкисәрләре комачаулый. Трампның көчле басымына карамастан, Нетаньяху кабинеты Ливанда кан түгүне дәвам иттерә. Иерусалимдагы Гыйбри университеты сораштырулары нигезендә, израильлеләрнең 92 проценты Фарсы култыгындагы сугышта Иран җиңде, дип саный. Тель-Авив җиңелеп калырга теләми. Меморандумның төп пунктларыннан берсе булган Ливан сугышын туктату таләбен үтәми. Фарсылар исә сугыш хәрәкәтләрен туктату гына түгел, Ливаннан Израиль гаскәрләрен чыгаруны да таләп итә. Нетаньяху һәм аның командасы яулап алынган җирләрне «куркынычсызлык зонасы» дип атый һәм китүдән баш тарта. Эш шуңа барып җитте: АКШның вице-президенты Джей Ди Вэнс Израильне тәнкыйтьли башлады. Израиль коралының АКШ салым түләүчеләре акчасына җитештерелүен әйтте. Әмма сиончылар, бернинди кисәтүләргә дә карамастан, башбаштаклыкны дәвам иттерделәр. Тәһран, моңа җавап итеп, Һүрмүз бугазын янә бикләде. Монысына инде Трамп чыдамады. Иран адресына янә янаулар яудыра башлады. Чынлыкта исә меморандумның бер пункты үзара янауларны туктату хакында иде. Күрәбез: килешү төзелү стадиясендә үк үтәлми.

 

Швейцариядә сөйләшүләр башланды башлануын. Пакыстан, Катар, АКШ һәм Иран делегацияләре турыдан-туры очрашып, кайбер килешүләргә дә иреште. Фарсылар америкалыларның кулын кысудан баш тартты, тарихи фотога төшәргә дә ризалык бирмәде. Сиончылар вәхшилеген туктата алмаган Трамп Иран тарафына нәгърәләрен арттырды. Тәһраннан: «Аларга сүзләрен әйткәндә саграк булырга кирәк. Безнең кораллы көчләр аларга башкача җавап бирергә әзер. Ничек кенә күп сөйләмәсеннәр, гамәл кылучы – без», – дигән җавап яңгырады. Якшәмбе кичендә Иран делегациясе, Трампның янауларына җавап итеп, сөйләшүләрне туктата һәм кайтып китә, дигән хәбәр килде. Вакыйгаларның яңадан киеренкелек ноктасына таба хәрәкәт итүе Трамп командасы файдасына түгел иде. «Ватаным» хәбәрчесе таң атканда – сәгать икедә: «Иран делегациясе сөйләшүләр урынында калды», – дигән хәбәр алды. Бер үк вакытта Израильнең Ливандагы көчләрен өлешчә чыгара башлавы турында яңалык та ишетелде.

                                     

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре