Җырчы Люция Мусинаның гаиләсенә кайгы килгән - әнисе вафат булган.
«9 июль көнне әнием бу дөньядан китте. Урының оҗмахның түрләрендә булсын, әнием. Ышанып булмый», – дигән Люция Мусина үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Җырчының сәхнәдәш дуслары да, тамашачы һәм язылучылары да Люциянең тирән кайгысын уртаклашканнар.
Узган елның көзендә Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның әнисе дә бакыйлыкка күчкән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез