Бүген "Ливадия" шифаханәсендә ике атналык обсервациягә Берлиннан килгән 27 кеше урнаштырылды, дип хәбәр итә ТРның коронавируска каршы көрәш буенча оперштабы.
Билгеләп үтелгәнчә, пассажирлар арасында 22 кеше Татарстаннан, 3 - Башкортстаннан, 1 - Киров өлкәсеннән, 1 - Марий Элдан.
Барысы да медицина тикшерүе узачак һәм анализлар тапшырачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез