Ливия дәүләтенең тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Абдулһади Ибраһим Лахвейж унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»ның оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Бу хакта ул Халыкара икътисадый форум һәм Russia Halal Expo икьтисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек халыкара күргәзмәсенең ачылыш тантанасында әйтте.
Абдулһади Ибраһим Лахвейж җыенны югары бәяләп, оештыручыларга рәхмәт әйтте. «Безнең делегациясенең әлеге чарада катнашуы Ливиянең эшлекле хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерергә әзер булуы турында сөйли», – диде ул.
Билгеле булганча, 14-19 майда башкалада унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» уза. Халыкара икътисадый форумда дөньяның 80 иленнән 20 меңгә якын кеше катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез