Газетага язылу

Лизалин: “Яңа ачылган Казан – Чаллы маршрутына карата кызыксыну зур”

Быел ачылган Казан – Чаллы маршрутыннан 6,5 меңнән артык пассажир файдаланган. Бу хакта “Татарстан флоты” генераль директоры Роман Лизалин әйтте.

“Бу елның 1 маеннан Идел һәм Чулман елгалары буйлап Казаннан Чаллыга кадәр һәм кире якка яңа маршрут хәрәкәт итә башлады. Ул республиканың башка шәһәрләрен – Чистай, Алабуга һәм Түбән Каманы да колачлый.

Әлеге маршрутка карата кызыксыну зур. Халык аннан транспорт чарасы буларак көннән-көн күбрәк файдалана, туристлар да күп. Сезон башланганнан бирле әлеге маршруттан 6,5 меңнән артык пассажир файдаланган”, – диде ул. Роман Лизалин сүзләренә караганда, бу – тарихи проект.

“Без 30 еллык тәнәфестән соң Чулман елгасы буйлап югары тизлекле судноларда пассажир маршрутларын кире кайтардык”, – диде ул. Казан белән Чаллы арасында рейслар җәе буе йөриячәк.

Башкаладан “Метеор”лар һәр атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә, автокаладан – шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кузгала. Юл 6 сәгатькә якын вакыт ала. 1 августтан маршрут расписаниесенә үзгәрешләр дә керәчәк. “Бу – көн яктылыгы кыскару белән бәйле”, – дип аңлатты Роман Лизалин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре