«Лотфулла Шәфигуллин Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составында эшләргә теләк белдереп, гариза кертте. Бу комитетның составында үзгәрешләр исәпкә алынды», – диде Татарстан парламенты рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов.
Бу карар бүген парламент утырышында хупланды.
Әйтергә кирәк, Лотфулла Шәфигуллин дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылышларда депутат булып сайланып, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетына җитәкчелек иткән иде. Быел 3 апрельдә ул җиденче чакырылыш депутаты итеп теркәлде. Фәрит Мөхәммәтшин вакытыннан алда депутат һәм парламент рәисе вазифасыннан киткәнлектән, депутат мандаты бушаган иде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез