Лукашенко: Минск БРИКСта тулы хокуклы әгъза булуга әзерлеген раслый

Беларусь БРИКС фәлсәфәсен тулысынча хуплый һәм берләшмәнең актив әгъзасы булырга әзер. Белорусия Республикасы Президенты Александр Лукашенко “аутрич”/ “БРИКСплюс” форматындагы БРИКС саммитының пленар утырышында шулай дип белдергән.

“Беларусь гомумкешелек проблемаларын хәл кылуга ярдәм итәргә тиешле конкрет идеяләре һәм проектлары белән сезгә килә. Без берләшмәнең актив әгъзасы булырга әзер. Минск сезнең оешмада тулы хокуклы әгъза булуга тулы әзерлеген раслый”, – дигән Лукашенко.

Аның басым ясап әйтүенчә, Беларусь – җаваплы һәм нәтиҗәле партнер. “Ил Европа үзәгендә урнашкан. Тәҗрибәбез һәм казанышларыбыз Беларусьның оешма киләчәге образында тагын бер мөһим пазлга әйләнәчәгенә ышандыру мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үткән республика башлыгы.

Лукашенко фикеренчә, Беларусьның БРИКСка керүе берләшмәне тагын да универсальрәк һәм күпкырлыракка әйләндерәчәк. Ул иминлек, тотрыклы үсеш, ачлыкка, фәкыйрьлеккә һәм климат үзгәрүнең аянычлы нәтиҗәләренә каршы көрәш, гуманитар өлкә кебек мөһим юнәлешләрдә дәүләтнең зур роль уйный алачагын белдергән.

“Көнбатыш халыкара мөнәсәбәтләрнең цивилизацияле үсеше өчен җаваплылык тотуга сәләтсез булып чыкты. БРИКС дәүләтләре көче йогынты чараларының дөньядагы прогрессив күпчелек кулларына күчүенә китерү мөмкинлеге бирәчәк”, – дип билгеләп үткән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре