«ЛУКОЙЛ» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2030 елга кадәр хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат үзәге хәбәр итте.
Яклар регион территориясендә чимал базасын үзләштерү, нефть һәм газны транспортировкалау, җитештерү белән идарә итү структурасын камилләштерү буенча озак сроклы программаларны үстерү турында килештеләр.
Документны гамәлгә ашыру төбәкнең ягулык-энергетика комплексын ныгытуга һәм аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итәчәк.
ЛУКОЙЛ Татарстанда бизнесны 30 ел дәвамында үстерә. Республика территориясендә РИТЭК предприятиесе – авыр чыгарыла торган запаслар белән эшләү өчен инновацион технологияләр куллануда махсуслашкан компаниянең фәнни-техник полигоны эшчәнлек алып бара.
Шулай ук төбәктә ЛУКОЙЛның сату челтәре актив үсеш ала – бүген аның составына 40 АЗС керә, шул исәптән М-12 Мәскәү – Казан трассасында флагман ягулык салу станциясе дә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез