М-7 юлында берничә машина бәрелешкән: һәлак булучылар бар

Фаҗиганең шаһиты авариянең аянычлы нәтиҗәләрен видеога төшергән.

Түбән Новгород өлкәсендә М-7 юлында берничә машина бәрелешкән. Бер кешенең һәлак булуы мәгълүм. Чуашстан ягыннан М-7 трассасында бик зур “бөке” барлыкка килгән. Бу хакта “Про Город Нижний Новгород” хәбәр итә.

Тәгаенләбрәк әйтсәк, фаҗига 12 июль көнне М-7 юлында Воротынск районында Криуши авылы тирәсендә килеп чыккан. Кимендә 5 йөк машинасы бәрелешкән.

Бер фура шоферы һәлак булган. “Бөке” барлыкка килгән, ул Чуашстан Республикасындагы Ядрин шәһәренә кадәр сузылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре