Татарстан Республикасында М-7 "Волга" федераль трассасының өч участогында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чикләделәр.
2025 елның 21 гыйнварында 17:00 сәгатьтән федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.:
М - 7 "Волга" Мәскәү-Владимир-Түбән Новгород - Казан-Уфа км 829+000 - км 1166+710;
М-7, Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы км 0+000-км 28+916;
М-7 "Волга" Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы 0+000 89+400
Сәбәбе: начар һава шартлары (көчле кар, көчле җил һәм күз күреме чикләнгән). Чикләүләр уңай һава шартлары башланганчы сакланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез