Алабуга районында М7 федераль трассасында берничә машина катнашында авария булган.
Шаһитлар сөйләвенчә, юл-транспорт фаҗигасе 12 нче модельле «Лада», «Лада Гранта», Kia Rio һәм йөк машинасы катнашында булган. Көчле бәрелүдән җиңел машиналарның корпусы җимерелгән.
Авариядә 12 нче модельле «Лада» йөртүчесе һәлак булган, ә аның машинасындагы пассажир төрле җәрәхәтләр алган.

Шаһитлар әйтүенчә, Kia Rio автомобиле йөртүчесе исерек булган һәм һәлакәт урыныннан качып киткән. Калган шоферлар зыян күрмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез