Татарстанда М7 трассасында автобус тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан хатын-кызны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән ханым урынында ук вафат булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
"Кичә 20.20 дә Мәскәү-Уфа автоюлының 897 нче чакрымында республиканың Теләче районында 51 яшьлек "Хайгер "автобусын йөртүче, тиешле тизлекне сайламаганлыктан , тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан 45 яшьлек хатын-кызны бәрдергән", - дип аныкладылар ЮХИДИдә.
Хатын алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез