Дөресрәге, аналитика урынына ромашка белән багу килеп чыккан. Белгечләр андый масштаблы тыюлар кулланылмас дигән фикергә күбрәк авышсалар да, ышанып бетеп булмый дигән уйлар да бар. Углеводородлар тармагы – илнең авырткан җире. Кара алтын һәм газ табышы кимесә, икътисад хәле кызыгырлык булмаячак.
Россия икътисадында шулай да бер уңыш бар: хәрби продукция экспорты арта. Корал сату буенча чит илләр белән төзелгән контрактлар күләме рекордлы санга җиткән. 70 миллиард долларлык хәрби техника читкә озатылачак. 2022 елгы контрактлар күләме 55 миллиард доллар булган. Хәрби продукцияне читкә озату – актуаль мәсьәлә, чөнки СВО тәмамланса, оборона предприятиеләре заказсыз калырга ихтимал. Бу масштаблы эшсезлек белән яный. Моңарчы зур хезмәт хакы алып эшләгән тармак эшчеләре куллануны киметсә, гражданлык тармагында да хәл катлауланачак.
Аңлый торгансыздыр: хезмәт хаклары темасы янә алгы планга чыга. Аларның үсүдән туктавы товарга ихтыяҗ кимү белән кайтаваз бирәчәк. Банкирлар да авыр хәлдә калачак. Эшсезләргә яисә такы-токы хакка эшләүчеләргә процентлы кредит тагып булмаячак бит.
Дәүләт Думасы шуңа күрә аякка алдан киеп куярга җыена. Парламент каравына эш бирүчеләрне елга бер тапкыр хезмәт хакларын индексацияләргә мәҗбүр итә торган канун проекты кертелгән. Хәзерге законда да каралган индексация мәсьәләсе, әмма түләүне нинди ешлыкта арттыру кирәклеге әйтелмәгән. Аны бюджетта хәл итү җиңелрәк, чөнки хөкүмәт финанслый. Ә бизнес, акчасы булмаса, каян алып түли? Белгечләр шуңа күрә артык шатланып китми яңа проект уңаеннан. Бизнес штатларны кыскартыр, яңа хезмәткәрләр яллаудан туктар, диләр. Табышы кимегән, бурычлары арткан эшмәкәрләр хезмәт хакы арттырырга акчаны каян алсын? Узган гасырның туксанынчы елларында бар иде андый тәртип: квартал саен бюджеттагыларның хезмәт хакын индексацияләделәр. Әмма түләүләр 6 айга соңга кала иде. Бәяләр котырып үскәч, сатып алу сәләте кимгән сумнарны кулга тоттыралар иде. Хәер, Россиянең кайбер төбәкләрендә бюджеттагыларга түләүне соңга калдыра башлаганнар дигән хәбәрләр бар инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез