Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, дәүләт шушы күрсәткеч нигезендә киләсе елга илебездә яшәүчеләргә медицина ярдәменең гомуми чыгымын билгели. Сырхауга әлеге суммадан кыйммәтрәк дәвалану (мәсәлән, югары технологияле операция) таләп ителсә дә, медицина ярдәме бушлай күрсәтелә. Министр басым ясап әйткәнчә, илдәге сәламәтлек саклау системасының тиңдәшсез үзенчәлеге бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез