Газетага язылу

Мәчкәрә авылындагы сәүдәгәр Үтәмешевлар йорты мәдәни мирас объекты дип танылды

Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында урнашкан сәүдәгәр Үтәмешев йорты дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы йомгаклары буенча төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылды һәм Россия Федерациясе халыкларының Мәдәни мирас объектлары бердәм дәүләт реестрына кертүгә тәкъдим ителде.

Бина XIX гасырда татар сәүдәгәрләренең иң атаклы династияләреннән берсе - Үтәмешевлар өчен төзелә. Бу хакта Татар-информ яза.

Династиягә нигез салучы Габдулла Габделсәләм улы Үтәмешев беренче гильдия сәүдәгәре була һәм, күренекле татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани бәяләвенчә, «төбәкнең байлыгы, юмартлыгы, дин һәм фәннәрне яратуы белән дан казанган иң зур эшкуары» санала.

Үтәмешевләрнең Мәчкәрә һәм Казанда туку һәм бәз буяу фабрикалары булган, Үтәмешевның Казандагы мануфактурасы XX гасыр башында Казанның әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре арасына кергән. Сәүдәгәрләр акчасына Казан һәм Нократ губерналарында дистәләгән мәчетләр төзелгән, алар арасында Казанның атаклы «Иске Таш» мәчете дә бар.

Мәчкәрә авылы XVIII гасыр ахырында ук зур сәүдә-сәнәгать үзәге булган һәм үзенең мәдрәсәсе белән дан тоткан. Мәдрәсә Үтәмешевлар ярдәме белән татарның иң мәшһүр уку йортларыннан берсенә әверелгән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре