Ул 2045 елга кадәр исәпләнгән. Төп максаты – бөтен ил күләмендә меңләгән тарихи бинаны реставрацияләү генә түгел, бәлки, төбәк икътисадына җәлеп итеп, аларга яңа сулыш өрү. ДОМ.РФ программаның бер операторы булып тора, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.
Системалы төстә эшләү өчен махсус платформа – “наследие.дом.рф” булдырылган да инде. Россия Мәдәният министрлыгы белән эшләнгән әлеге ресурс инвесторлар һәм төбәкләр хакимиятләрен бер урынга җәлеп итәчәк. Порталда бик зур белешмәләр базасы: Россиянең 81 төбәгеннән 1600дән артыграк мәдәни мирас объекты турында мәгълүматлар тупланган.
Инвесторлар платформада, ташландык утардан алып, тулы бер тарихи комплекска кадәр, үзләре өчен кулай тарихи ядкәрне сайлый алачак. Һәр проект өчен ташламалы кредитлар турында, мәдәни мирас объектлары белән эшләү өчен лицензиягә ия булган 730 ышанычлы подрядчы белән элемтәгә керү өчен мәгълүматлар каралган. Яңарту эшләренең барышы белән интернет аша “Цифровая дорожная карта” ярдәмендә күзәтеп барырга мөмкин. Ул инвесторларга тапшырылган 130 объект буенча эшли дә инде. Анда планда каралган сроклар, эшләрнең агымдагы этабы чагылдырыла.
Платформага Татарстанның төрле почмакларындагы 55 мәдәни мирас объекты кертелгән. Шуның 12се өчен инвесторлар табылган да инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез