Мәдәният йортлары әледән-әле төзекләндерелеп тора, яңалары да калкып чыга. Тик шул ук вакытта авыл яшьләре арасында кичләрен кая барырга белми аптыраучылар шактый. Дискотекалар оештырылмый, «комендант сәгате» дигән төшенчә дә бар. Клубка чыгучыларның күбесе – өлкән яшьтәгеләр, дип зарлана яшьләр. Ә аларның үзләренә ни кирәк?
2025 елда Татарстанда 387 меңләп мәдәни массакүләм чара узган. Бер клуб учреждениесенә уртача 206 чара туры килә дигән сүз бу. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова коллегия утырышында сөйләде. Дөрес, оештырылган чаралар, төзелгән мәдәният йортларына сүз әйтерлек түгел. Бу саннарны күргәч, зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә тормыш кайный кебек. Авылда яшәүчеләр исә, матур хисаплар артында күңелсез чынбарлык яшеренеп ята, дип саный. Аларны тыңласаң, авыл клубы 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган кешеләрне җәлеп итү урыны булудан туктап бара. Яшьләр кичке ял вакытын юл кырыенда, тукталышларда яки ягулык салу станцияләре янында машинада утырып үткәрә.
Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер авыл мәдәният йортлары иртәнге тугыздан көндезге уникегә кадәр, кичке алтыдан унга кадәр эшләргә тиеш. Яшел Үзән районының Зур Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлова сүзләренчә, мәдәният йортларының эш сәгате кичке унга кадәр булу да яшьләр белән эшләргә мөмкинлек калдырмый.
– Болай да яшьләр белән эшләргә атлыгып тормаганнар өчен яхшы сәбәп булды бу. Үзем клуб мөдире булып эшләгәндә, гаиләбез белән эш урыныннан кайтып кермәдек. Авыл яшьләре, кунакка кайткан яшьләр белән нинди генә чаралар үткәрми идек. Бүген күп кенә авылларда клуб мөдирләре булып өлкән яшьтәге, пенсиядәге апа-абыйлар эшли. Яшьләрне аңлап, үз телләрендә аралашу да җитмидер, дип уйлыйм, – ди җирлек башлыгы. – Бар көчемә авылны саклап калырга тырыша торган кеше буларак, бу сорау мине бик борчый. Үзебезнең дә балалар үсеп килә. Авылларыбызда яшь гаиләләр арта бара. Аларның тормышын да күңеллерәк, мәгънәлерәк итәсе килә. Яшьләр бик акыллы хәзер, аларны гаепләми генә, кызыксындыра алырлык чаралар оештырырга кирәк. Шулай булганда гына берләшеп була. Мәдәният йортлары мөдирләре шуны аңлап эшләргә тиеш.
Балтач районының бер авылында яшәүче Ләйлә Мөҗипова (фамилиясе үзгәртелд. – Авт.) исә авылларындагы клубның яңа һәм бик матур булуына карамастан, анда йөрүче юклыгын әйтте. Көндез балалар өчен түгәрәкләр эшли, кичен әбиләр концертка әзерләнә.
– «Безгә, кереп, музыка тыңларга ярыймы?» – дип сорасак, «Сез тавышланасыз, идәнне пычратасыз» яки «Без хисап концертына әзерләнәбез, комачауламагыз», – дип борып чыгаралар. Шуңа күрә дә анда бармыйбыз да, һәрвакыт караңгы йөз белән каршы алган җиргә күңел тартмый, – дип, ризасызлыгын җиткерде кыз.
Авыл яшьләре, беренче чиратта, дискотекаларның бөтенләй уздырылмавыннан зарлана. Әтнә районының Яңа Шашы авылы клубында әле биш ай гына мөдир булып эшләүче Рамазан Сәлахетдинов әйтүенчә, дискотека оештыру – үз өстеңә җаваплылык алу дигән сүз.
– Дискотека була икән, клубта полиция хезмәткәрләре тәртип сакларга тиеш. Низаглар килеп чыкмасын, беркем дә исерек хәлдә килмәсен, аппаратураны ватмасын, дип күзәтергә кирәк. Бу очракта бәласеннән башаяк, дип уйлыйсың. Шулай да җәй айларында дискотека оештырып карарга дигән хыяллар белән яшим. Чөнки яшерен-батырын түгел, Әтнә районы яшьләре күрше мари авылларына дискотекага йөри. Аларда биюләр төнге өчкә кадәр дәвам итә, диләр. Димәк, дискотекага ихтыяҗ бар, – диде Рамазан Сәлахетдинов.
Шул ук Әтнә районының Югары Бәрәскә авылында яшәүче Айзат Хәйруллин исә клубларда дискотека үткәрүнең кирәге юк дип саный.
– Әти-әниләр, элек кичке биюләр күңелле була иде, дип искә ала. Хәзер мәдәният йортларында андый чаралар үткәрсәләр дә, биергә атлыгып торучы яшьләр юк. Беренчедән, клубка кызлар килми, ял көннәренә авылга кайтканнары да өйләреннән чыкмый. Шуңа күрә без, егетләр, җыелышабыз да Казанга китәбез, төнге клубларга барабыз, күңел ачабыз, аралашабыз, – ди Айзат.
Зәй районының Имәнлебаш авылы мәдәният йорты мөдире Энҗе Әхмәтҗанова үзләрендәге бер матур гадәт турында сөйләде.
– Ел саен августта яшьләр белән концерт куябыз. Ялга кайткан студентлар, авылыбызның яшь гаиләләре белән концерт номерлары әзерлибез. Бу җәйге сезонга бер йомгак ясау булып тора. Укулар башлангач, яшьләрнең ялга кайтканын көтеп алам. Шул 2–3 көндә бәйрәм концертларында булачак чыгышларны кабатлап өлгерергә кирәк. Гашыйклар көнен үткәреп җибәрдек. Ватанны саклаучылар көненә «Әйдәгез, егетләр!» бәйгесе оештырдык. 8 мартка спектакль куярга җыенабыз. Анда да яшьләр ярдәмгә килә. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, сүземне тыңлап йөргән яшьләрем өчен һәр шимбә дискотека оештырам, – диде ул.
САН
Татарстан авылларындагы мәдәният йортларында 4370 кеше хезмәт куя. Шул ук вакытта авыл клубларында 197 вакансия бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез