Газетага язылу

Мәдәният министры Камал театрының яңа бинасы турында: "Көн-төн эшлиләр"

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Камал театрының яңа бинасы төзелешенә кагылышлы яңалыклар белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, төзелеш ахырына якынлаша.

Хәзер эшчеләр җиһазлар һәм декорацияләр урнаштыра. Бу хакта ул журналистлар белән очрашу вакытында хәбәр итте. "Төзүчеләр көне-төне эшли. Залларның берсе - камера залы тулысынча әзер диярлек. Мин аны үз күзләрем белән күрдем", - дип сөйләде министр.

Театрда барлыгы дүрт зал булачак: Көнчыгыш зал, Камера залы, универсаль һәм зур заллар.

Ирада Әюпова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа бинаны БРИКС саммитына кадәр төзеп бетерү турындагы бурычын да искә төшерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре