Россия Мәдәният министрлыгы мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен милли премияне 2025 елның июлендә гамәлгә куйды. Бүләк тармактагы җитәкчеләргә ярдәм итә һәм аларның әһәмиятле мәдәни проектларны үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтә.
Гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 2025 елның октябрендә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре нигезендә сайлап алу процедурасы үзгәртелде: гариза формасы яңартылды, бәяләүнең яңа критерийлары өстәлде һәм премия алуга дәгъва итүчеләр өчен мөмкинлекләр киңәйтелде.
Россия мәдәният министры Ольга Любимова билгеләп үткәнчә, премия идарәчеләргә ярдәм итү һәм аларның ил мәдәнияте үсешенә керткән өлешләрен тану өчен булдырылган. Аның сүзләренчә, бу – Россия Мәдәният министрлыгының идарә итү звеносын бүләкләүгә юнәлдерелгән беренче тәҗрибәсе.
Мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен милли премияне тапшыру тантанасы 2026 елның 25 мартында узачак һәм Мәдәният хезмәткәрләре көненә туры китереләчәк.
Гаризаны премиянең рәсми сайтында җибәрергә мөмкин. Гаризалар 2 февральгә кадәр кабул ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез