Пекин–Токио арасындагы тел сугышы чын сугышка әйләнү белән яный. Кытай БМО Уставы нигезендә, билгеле шартларда, хәтта Япониягә хәрби һөҗүм ясарга да законлы хокукы барлыгын белдерде. Бу хакта, аерым алганда, КХРның Токиодагы илчелеге социаль челтәрләрдә хәбәр итте һәм БМО Уставындагы «дошман дәүләтләр» дигән нигезләмәне искә төшерде. Кытай дипломатлары әйтүенчә, Уставтагы әлеге төшенчә Куркынычсызлык советы санкциясеннән башка да чаралар күрүгә – кирәк булганда хәрби чараларга да – юридик мөмкинлек бирә.
Бу белдерү, әлбәттә, тел сугышының югары ноктасы гына, чиннар кораллы конфликтка атлыгып тормый. Шулай да Күк асты иле икътисадында хәлләр хәвефле. Биржада теркәлгән 5,3 мең Кытай компаниясенең 24 проценты гыйнвар–сентябрь айларын дефицит белән төгәлләгән. Бу – бик зур сан, икътисад түнтәрелеше кискенләшсә, компартия корал чыңлатып алуга каршы килмәскә мөмкин. Вакыйгаларның андый үсеш ихтималлыгы бик кечкенә, әмма вазгыять контрольдән чыгарга мөмкин.
Венесуэла лидеры Мадуроның көннәре санаулы калырга охшаган. Үткән атна ахырында ул Трамп белән телефоннан сөйләшеп карады. Унсигез айдан отставкага китәргә вәгъдә бирде. Трамп килешмәде, унсигез ай – АКШ икътисады өчен артык зур вакыт. Вашингтонда да эшләр шәп түгел. Венесуэла нефтен кичекмәстән кулга төшерергә кирәк. Бу Америка икътисадына берникадәр сулыш алу мөмкинлеге бирер дип уйланыла. Аннан соң Трампның түбән тәгәрәгән рейтингын күтәрү өчен яшен тизлегендәге бер җиңү кирәк.
Вашингтон инде хәлиткеч адымнар ясарга әзерләнә. Венесуэла күге ябылды. Хәзер анда хосусый самолетлар да очмый. Зур күләмдә Америка гаскәрләре төбәккә китерелде. Трамп: «Вашингтон озакламый Венесуэладан китерелгән наркотикларга каршы коры җирдә көрәш башлаячак», – дип белдерде. Венесуэла армиясе кораллы каршылык күрсәтергә әзерләнә. Коры җир операциясе озакка сузылса, Трамп хакимлеге куркыныч астына куелачак. Димәк, Пентагон тиз җиңүгә өметләнә. Стратегик хезмәттәшлек турында килешү булса да, Мәскәү Каракаска ярдәм итмәс. Россия гражданнарын эвакуацияләү башланды инде. The Washington Post, Мадуро Төркиядә сыену урыны сорар, дип яза. «Ватаным» Россиягә килер дип фразлый.
Хәрби җинаятьче, Халыкара суд тарафыннан кулга алынуга ордер бирелгән Нетаньяху үз иле суды тарафыннан коррупционер буларак танылды һәм Президенттан аклау сорады. Трамп ул җинаятьчене бар көченә яклый. Израиль чыганаклары, ил халкы аклауга каршы, дип яза. Әмма карга күзен карга чукымый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез