«Мәгариф» илкүләм проекты буенча 8 яңа мәктәп ачылачак

1 сентябрьдә Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 8 яңа мәктәп ачылачак. Алар барлыгы 8590 урынга исәпләнгән.

Моннан тыш гамәлдәге мәктәпләргә өч өстәмә бина төзү күздә тотыла (1245 урынга). Ел азагына кадәр тагын бер уку йортына өстәмә бина (375 урынга) пәйда булачак.

Шул ук вакытта быел республика казнасы хисабына 10 балалар бакчасын (2200 урынга) төзү каралган. Уку елы башына барлыгы 1560 урынга исәпләнгән – җиде, ел азагына – тагын ике бакча (560 урынга) ачу күздә тотыла. Моннан тыш 2025 елга кадәр Апас авылында 80 урынлы балалар бакчасын төзеп бетерү планлаштырыла.

Төзекләндерүгә килсәк, быел 183 мәгариф объекты яңартыла. Бүгенгә аларда ремонт эшләре гөрли. Барысы да яңа уку елы башында ачылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре