Дәрестән тыш эшнең гомуми күләме атнага 10 сәгатьтән артмаска тиеш, уку чорында – башлангыч мәктәптә 1 350 сәгатькә кадәр, төп мәктәптә 1 700 һәм өлкән мәктәптә 680 сәгатькә кадәр, дип хәбәр иттеләр «Интерфакс»ка ведомствоның матбугат хезмәтендә, дип яза «Татар-информ».
Алынган мәгълүмат буенча, документта мәктәпләр дәрестән тыш эш төзү өчен куллана ала торган курслар һәм юнәлешләр исемлеге тәкъдим ителгән. Һәрбер белем бирү оешмасы кадрлар һәм матди мөмкинлекләрне, шулай ук укучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз планын мөстәкыйль формалаштыра, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ведомство мәктәпләргә юнәлеш бирә, ә ахыргы карар мәгариф оешмаларында кала. Бу һәр мәктәп үз ресурсларын һәм балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып, дәрестән тыш эшне төзи алсын өчен эшләнелә. Барлык тәкъдимнәр дә «Гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» сайтында урнаштырылган
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез