Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, телевизор экраны гадәттә күздән компьютер экранына караганда ераграк урнашкан, шуңа күрә аның күзләр өчен зыяны азрак. Шуңа да карамастан, телевизор экраны каршында сәгатьләр буе утырырга ярамый, дип расладылар белгечләр.
Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар көненә ярты сәгатьтән дә артык телевизор карарга тиеш түгел. Сигез – ун яшькә җиткәч, балалар телевизордан мультфильмны бер сәгать чамасы карый ала.
11-14 яшьлек балалар өчен сәгать ярым-ике сәгать дәвамында телевизор карау рөхсәт ителә. Өлкәнрәк, 14-18 яшьлек үсмерләр бу шөгыльгә тәүлегенә өч сәгатькә кадәр вакыт бирә ала, ләкин алар һәр сәгать саен тәнәфесләр ясарга тиеш була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез