Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларының белемнәрен бәяләүнең альтернатив механизмнарын карарга әзер. Бу хакта 6 июньдә министрлык башлыгы Сергей Кравцов Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) кулуарларында белдерде.
"Әгәр кемдер мәктәп укучыларының белемнәрен бәяләүнең башка механизмын тәкъдим итсә, объектив, иң мөһиме бәйсез, без аны, әлбәттә, рәхәтләнеп караячакбыз һәм фикер алышачакбыз", - дип белдерде ул ТАССка биргән интервьюсында.
Шул ук вакытта Кравцов хәзерге вакытта БДИны алыштыру планнары булмавын билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез