Газетага язылу

Мәгариф министрлыгы дәрес хәзерләү вакытының кайсы сыйныфта күпме булуын искәртте

Россия мәктәпләрендә өй эшләрен үтәү вакыты нормативлары гамәлдә. Дәрес әзерләү вакыты укучыларның ничәнче сыйныфта укуына карап көненә 1,5 сәгатьтән 3,5 сәгатькә кадәр. Беренче сыйныф укучылары өй эшләреннән азат ителә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф министрлыгы эксперты, Леднев исемендәге Эчтәлек һәм укыту методлары институты җитәкчесе Максим Костенко сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, вакыт нормалары Роспотребнадзор белән килештерелгән һәм балаларның психофизиологик үзенчәлекләрен исәпкә алына. 2-3 сыйныф укучылары өчен өй эшенә 1,5 сәгать, 4-5 сыйныф укучылары өчен ике сәгатькә кадәр, 6-8 сыйныф укучылары өчен 2,5 сәгатькә кадәр, 9-11 сыйныф укучылары өчен көненә 3,5 сәгатькә кадәр вакыт бирелә.

Костенко шулай ук беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәвен искәртте. Бу норма 2021 елдан бирле гамәлдә һәм Мәгариф министрлыгының белем бирү эшчәнлеген оештыру тәртибе турындагы 115нче боерыгы белән расланган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре