Мәгариф министрлыгы дәресләрне башлау һәм тәмамлау вакытына чикләр билгеләде

Россия мәктәпләре өчен уку көне озынлыгына бәйле эш режимы билгеләнде. Мәктәпләрдә укулар иртәнге 8дән дә иртәрәк башланмаска һәм ике сменалы мәктәпләрдә 19 сәгатьтән дә соңрак бетмәскә тиеш. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы документына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Шулауй ук 5нче һәм 9нчы сыйныфлар, шулай ук сәламәтлеге чикле укучылар беренче сменада гына укырга тиеш.

«Укучыларны беренче дәрестән иртәрәк җыеп укыта башлау һәм өч сменада укыту рөхсәт ителми», – дигән Леднев исемендәге институтының норматив-методик идарәсе башлыгы Сергей Пепеляев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре