Россия Мәгърифәт министрлыгы укытучыларның дәрәҗәсен саклау буенча совет булдырган. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителгән.
Совет төбәкләр комиссияләреннән кергән катлаулы һәм бәхәсле хәлләрне карарга, укытучыларның дәрәҗәсен саклау буенча тәкъдимнәр эшләргә тиеш. Аның барлык карарлары тәкъдим итү характерында булачак.
Совет составына министрлык, Гомумроссия мәгариф профсоюзы, федераль башкарма хакимият органнары, төбәкләрнең башкарма органнары вәкилләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез