Мәгъзүм Сәлахов: Сайлауларның өч көн үтүе уңайлы

Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов башкаланың Катан тыкрыгында урнашкан Борис Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында тавыш бирде.

- Һәр сайлаулар ул - гасырлардан килгән демократик җәмгыятьтә үз фикереңне белдерү. Мин һәрвакыт сайлауларга йөрим, - диде ул.

Аның фикеренчә,өч көнлек сайлаулар бик уңайлы. "Бу үз фикереңне белдерү, үз кандидатыңны сайлау өчен күбрәк мөмкинлек бирә. Төгәл көнендә килә алмасаң,башка көнне сайларга мөмкин", - диде Сәлахов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре