Шулай да Кояштагы шартлауларның кайберләре генә Җиргә таба юнәлгән булу сәбәпле, приборлар эшендә зур тайпылышлар булмас кебек. Профессор Алексей Юрасов “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип сөйләп үткән.
Әмма Кояш җиле планетаның магнит кырына шактый зур йогынты ясаячак. Бу исә, аерым алганда, элемтә системасы эшендә кыска вакытлы өзеклекләр китереп чыгарырга мөмкин, дигән профессор.
Белгеч билгеләп үткәнчә, шуның нәтиҗәсендә Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге поляр балкышны күрәчәк. Көн аяз булса, поляр киңлекләрдән тыш, илнең урта киңлекләрендә яшәүчеләр дә әлеге табигать күренеше белән хозурлана алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез