Мәһдиевның кызы: "Әтинең геройлары безгә ниндидер өмет бирер, тормышка ямь өстәр"

Татарстанда Мәхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә – җыры кала” повесте буенча сериал төшерү дәвам итә. 2025 ел башында телеэкраннарга чыгачак әлеге проектны төшерү мизгелләрен “ВТ” журналисты да күреп кайтты.

“Кеше китә – җылы кала” сериалын “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Ватан – XXI гасыр” кинокомпаниясе белән берлектә төшерә. Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Режиссер – Александр Далматов, куючы оператор – Максим Самсонов, куючы рәссам – Булат Гыйльванов, продюсерлар – Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.

Бүген без съемкаларның бер өлешен күрдек, традицион тәлинкә вату тантанасында катнаштык. Чарада Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Мәһдиева да бар иде. “Әтинең геройлары инде ничә дистә еллар буе татар әдәбиятында аерым урын биләп тора. Әмма хәзер аның геройлары бөтенләй башка форматта – кинематографиядә дә “яшәячәк”. Без моңа бик шатбыз. Татар киносында юньле, эчкерсез холыклар булу – безнең үзаң дәрәҗәсен дә, тормышка карашыбызны да бераз булса да үзгәртәсенә ышанасы килә. Бәлки, алар ниндидер өмет бирер, тормышка ямь өстәр дип. Сериалны караучылар аны яратыр дип ышанабыз”, – диде ул.

Проектта Татарстанның барлык театрларыннан 100ләп актер катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре