Май ялларында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре халык күп җыелган урыннарда рейдлар үткәрәчәк. Белгечләр театр, сәүдә үзәкләре, кинотеатрларны тикшерәчәк.
- Роспотребнадзор идарәсе ялга китми - 4 майдан 7 майга кадәр гадәти режимда эшлибез, күзәтчелек чаралары шулай ук булачак. Массакүләм чаралар үткәреләчәк урыннарны без аеруча игътибарга алачакбыз, - диде идарә җитәкчесе урынбасары.
Май бәйрәмнәре чорында лабораторияләр дә эшләвен дәвам итәчәк, анда ПЦР-тест тапшырырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез