Май бәйрәмнәрендә эшләүчеләргә кайсы көннәр өчен икеләтә түләнәчәген аңлатканнар

Татарстанда атнасына биш көн эшләүчеләрне май аенда 1- 4 май һәм 8-11 май аралыкларында ике тапкыр озын яллар көтә. Ләкин кайберәүләр бу көннәрдә дә эшләргә тиеш булачак, дип яза “Татар-информ”.

Озын яллар Яз һәм Хезмәт бәйрәменә (1 май) һәм Җиңү көненә (9 май) бәйле. Моннан тыш 4 гыйнвар һәм 23 февраль ялларын күчерү сәбәпле, 2 һәм 8 майда ял итәчәкбез. Шулай ук 3,4,10 һәм 11 май шимбә-якшәмбегә туры килә.

1-9 май бәйрәм көннәре булып саналачак. Россия Хезмәт кодексының 153 статьясы нигезендә, бу көннәрдә эшләүчеләргә, эш графигының нинди булуына карамастан, хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Шулай ук хезмәткәрнең, икеләтә түләүдән баш тартып, өстәмә ял алу хокукы бар.

Май аенда калган ял көннәрендә эшләү өчен түләүгә килгәндә, барысы да билгеләнгән эш графигына бәйле булачак.

Оешмада гамәлдә булып килүче график нигезендә 2, 3, 4, 8, 10 һәм 11 май ял көннәре булып торса, бу көннәр өчен икеләтә түләнергә тиеш. Ә инде гамәлдәге эш режимы буенча эш көннәре булып торса, бу көннәр өчен гадәттәгечә түләнелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре