Май бәйрәмнәрендә медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимда эшли

8 майдан 11 майга кадәр Татарстанда медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимда эшли. Дәүләт медицина учреждениеләренең барлык стационарлары бу көннәрдә тәүлек буе эшли, кабул итү-диагностика бүлекләренең эше көчәйтелгән. Шулай ук бала тудыру йортлары тәүлек буе эшли, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Массакүләм чаралар вакытында көчәйтелгән медиклар бригадалары һәм өстәмә ашыгыч ярдәм бригадалары эшләячәк.
Тәүлек буе эшләү режимы булган травмпунктлар, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итә.

Өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникалары 9.00 дән 18.00 гә кадәр эшләячәк.

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе май бәйрәмнәрен дача яки һәм яшелчә бакчасында уздыра. Шуны исәпкә алып, бакчадагы коммерциячел булмаган берләшмәләргә һәм ширкәтләргә хезмәт күрсәтү зонасында фельдшер- акушерлык пунктларының эше көчәйтелгән. Май бәйрәмнәрендә алар 8.00 дән 18.00 гә кадәр эшлиләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлек белән проблемалар булганда кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре