Россиядә яшәүчеләрне май бәйрәмнәренә багышланган 6 ял көне көтә. Хөкүмәт сайтына урнаштырылган производство календаре шул хакта сөйли.
Бәйрәм көннәре ике өлешкә бүленәчәк. Беренчесе җомга – 1 майдан якшәмбе – 3 майга кадәрге чорны үз эченә ала. Икенче өлеше шимбә – 9 майдан дүшәмбе – 11 майга кадәр дәвам итәчәк.
Шул рәвешле апрель азагындагы эш атнасыннан соң рәттән 3 көн ял итү мөмкинлеге бирелә. Аннары, 4 көн эшләгәннән соң, янә 3 көнлек озын ял башлана.
Бәйрәм көннәре алдыннан эш көне озынлыгын 1 сәгатькә кыскарту да күздә тотылган әле. Шулай итеп, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан – 30 апрель, Җиңү көне алдыннан – 8 май кыскартылган эш көненә әйләнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез