Май белән шикәр комы бәясен “катырырга” җыеналар

Хөкүмәт өй айга – 2021 елның 1 гыйнварыннан 1 апрельгә кадәр шикәр комы һәм үсемлек мае бәясен “катырырга” җыена. Нәтиҗәдә җитештерүчеләр сыек майның бер литрын складтан 95 сумнан җибәрсә, кибеттә ул 110 сум торачак. Ә инде бер кило шикәр комы 45 сумнан (җитештерүчеләрдә – 36 сум) артмаячак, дип яза “Известия”.

Бәяләрне шушы дәрәҗәдә калдыру компанияләр арасында тиешле килешүдә чагылдырылачак. Әлегә алар Хөкүмәткә тәкъдимнәр әзерләү белән мәшгуль.
Шулай итеп, сәүдәгәрләр үзләренең нәфесен тыярга мәҗбүр. Һәрхәлдә, Ваклап сату сәүдәсе компанияләре ассоциациясе президиумы рәисе Сергей Беляков Президент Владимир Путин тәнкыйтеннән соң сәүдә оешмаларының Россия халкын артык кыйммәт булмаган бәядән азык-төлек белән тәэмин итә алуын белдергән.
Моңа кадәр Владимир Путинның, төп ризыклар бәяләре артуга борчылып, бу хәлне пандемия белән аңлатырга ярамавы туында искәртүен искә төшерик.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре