Маймыл чәчәге авыруы тагын да зарарлыракка әверелә ала дип белдергән белгечләр

Әгәр дә маймыл чәчәге вирусы бик нык таралса, авыру тагын да зарарлы булырга мөмкин. Мондый фикерне Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург «Россия 1» каналы эфирында әйткән.

«Әгәр ул кешедән кешегә күпләп йога башласа, югары вирулентлы вариантлар барлыкка килергә мөмкин», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, эпидемиологик һәм клиник дәрәҗәдә бик куркыныч булачак.

Гинцбург маймыллар вирусны кимерүчеләрдән йоктырган булырга мөмкин дигән фаразын әйтте, чөнки кимерүчеләр бу йогышны таратучылар булып санала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре