Маки Салл белән Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта булды

Сенегал Президенты Маки Салл Татарстанга сәфәре барышында республика өчен мөһим объектлар белән танышты. Ул Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә IT-тармак белән танышты.

IT-парк эшчәнлеге турында кунакларга ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде. Ул үзенең телеграм-каналында визит барышында төшергән кадрлар белән уртаклашты.

Маки Салл Татарстанга кичә кич Россиягә сәфәре кысаларында «Россия – Африка» саммитында катнашу өчен  килде.

Бүген Миңнеханов чит ил кунагы өчен Казанның спорт объектлары буйлап экскурсия үткәрде. Аерым алганда, алар «Ак Барс Арена» стадионында һәм Спортның су төрләре сараенда булды

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре