Россия Транспорт министрлыгының Ситуацияләр үзәге директоры Александр Кисляков шулай дип белдергән. “Киләсе атнада шундый чат-ботны эшләтеп җибәрәчәкбез”, – дигән ул. Кисляков әйтүенчә, машинага утырганчы ук аны тикшерергә мөмкин булачак.
Моның өчен мессенджерда таксиның дәүләт номерын фотога төшерү таләп ителә. 10 секундтан соң җавап киләчәк. Хәзерге вакытта “Такси” федераль дәүләт мәгълүмат системасында 1,56 миллион чамасы машина теркәлгән. Шуның 1 миллионга якыны – гамәлдәге таксилар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез