«2026 елга иминият кертемнәрен исәпләү өчен чик база 2 млн 979 мең сум тәшкил итәчәк, бу аена 248 250 сум тәшкил итә», – дип билгеләде Федерация Советы әгъзасы. Һәм индивидуаль пенсия коэффициентларының максималь санын алу өчен хезмәт хакы бу суммага тигез булырга яки аннан артып китәргә тиеш, дип аңлатты.
Димәк, Мельникова мисал китерде, 37 ел стаж һәм максималь хезмәт хакы 248 250 сум булганда пенсия күләме 67 585,59 сум тәшкил итәчәк.
«Әлеге сумма гражданин алган пенсия балларын 2026 елда аларның бәясенә – 156,76 сумга тапкырлау һәм бу суммага пенсиягә билгеләнгән түләүне – 9584,69 сум өстәү юлы белән алына», – дип аңлатты ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез