Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте комитеты башлыгы Сергей Боярский “ТАСС” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы көрәшү буенча икенче укылышка әзерләнгән закон проектына төзәтмәләрдә шул күздә тотылган.
Моңа кадәр документны беренче укылышта караганда, фәкать Дәүләт хезмәтләре порталында гына шикаятьләр җибәрү өчен “кызыл төймә” урнаштыру күздә тотылган булган. Депутат басым ясап әйткәнчә, комитет бу мөмкинлекне цифрлы башка популяр сервисларда да кулланырга кирәк дип саный.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез