Газетага язылу

МАКСта Сферумга керүчеләр саны 20 миллионга җиткән

МАКС мессенджерындагы сервиска бер атна эчендә керүчеләр саны 20 миллионнан арткан.

Мәгариф киңлегеннән һәр көн саен 17 миллион кеше файдалана, дип хәбәр итә платформаның матбугат үзәге.

МАКСта Сферум сервисында 26 миллион кеше, шул исәптән 2,1 миллион педагог, 23,9 миллион укучы һәм аларның ата-аналары теркәлгән. Платформага Россиянең барлык мәгариф оешмалары (мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм балалар бакчалары) тоташтырылган.

Сферум быелгы уку елында мәгълүмат иминлеге һәм цифрлы гигиена буенча “Путь в сети” мәгърифәт проектын гамәлгә ашыра башлаган. Мини-кушымта укучыларга уен рәвешендә ихтимал куркынычларга каршы торырга өйрәнүгә ярдәм итә. Уеннар мәгълүмат иминлеге буенча белгечләр катнашында эшләнгән. Аларның темалары даими яңартып торыла. 200 меңнән артыграк укучы үзләренең күнекмәләрен тикшергән инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре