Цифрлы ярдәмче төп дәүләт һәм муниципаль ресурсларга сылтамаларны берләштерә. Навигатор «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли, Татарстан Рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан мэриясе, шулай ук республика министрлыклары һәм дәүләт комитетлары, шәһәр һәм район администрацияләренең рәсми интернет-ресурсларына тиз керү мөмкинлеге бирә.
Шул ук вакытта интерфейс төп сервисларга: ТР Дәүләт хезмәтләре порталы чат-ботына, Татарстан күп функцияле үзәге чат-ботына һәм интернет-кабул итү бүлмәсенә күчәргә мөмкинлек бирә.
Әйтик, республика «Дәүләт хезмәтләре» чат-боты аша табибка язылырга, салымнар түләргә, штрафлар булу-булмавын тикшерергә яки «Халык контроле»нә гариза бирергә мөмкин.
Татарстан күп функцияле үзәге чат-боты үз чиратында кабул итүгә дистанцион рәвештә язылырга, филиалларның расписаниесен һәм йөкләнешен ачыкларга, шулай ук документларның әзерлек статусын тикшерергә мөмкинлек бирә.
Интернет кабул итү бүлмәсе исә республиканың теләсә кайсы ведомствосына мөрәҗәгать юлларга мөмкинлек бирә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез