Мәктәп сые: укучылар шәһәр халкына үзләре үстергән ризыкларны тәкъдим итте

70 тонна яшелчә, җиләк-җимеш, консервланган 2500 банка, 1000 кило бал. «Казан» агросәнәгать паркында узган «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсенә мәктәп, техникумнар әнә шуның кадәр продукция алып килгән.  Кул эшләнмәләре дә җитәрлек. Анда республиканың 300 дән артык мәгариф оешмасы катнашты. Шәһәр халкы кәрҗин, арбаларын тутырып, сөенә-сөенә кайтып китте. Барысының телендә бер сүз – бәясе арзан!

Әнә Кукмара районындагы Мәчкәрә мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Таңсылу белән Алия суган, сарымсак, чөгендер сатырга килгән. Берсе үлчи, икенчесе чутлый. Өстәвенә сатып алучыларның сорауларына да җавап бирергә кирәк.

– Эшебез әйбәт бара. Язгы суганны, сарымсакны 150 сумга сатабыз, – дип сүзне кыска тотты Таңсылу Рәхимова.

Нурлат районындагы Кизләү мәктәбенең рус теле укытучысы Гөлназ Мортазина, мәктәп бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән шәһәр халкын сокландырырга килдек, ди.

– Бездә 27 бала гына белем ала. Шуңа карамастан, мәктәбебез гөрләп тора. Агрокласс эшли. Кишер, борыч, кәбестә – барысы да үзебезнеке. Кәбестә мең башка җитә. Һәр елны сатып, табыш алабыз. Килосы – 20 сум. Борычны – 50, суган – 35, сарымсакны 250 сумнан бирәбез, – ди ул.

Актаныш сыйлары арасында ниләр генә юк! Уразай мәктәбе – җиләк-җимешләрдән төрле кайнатмалар, Кәзкәй мәктәбе исә үлән чәйләре алып килгән.

– Үләннәрне балалар белән болыннардан бергәләп җыйдык. Мәтрүшкәсе, бөтнеге, җиләге, кырлыганы... 200 граммлы чәй – 500, гөлҗимешнеке – 350 сум. Кабак, әфлисуннан цукатлар ясадык. Чия, алма каклары да бар, – ди Кәзкәй мәктәбенең география укытучысы Гөлназ Әхмәдишина.

Тукай районының Боерган мәктәбендә 50 бала гына белем ала. Шуңа карамастан, кабак, ташкабак, кишер, чөгендерен мулдан җитештергәннәр. «Җәй көне тырышып үстергән яшелчәләрне берничә сәгать эчендә сатып та бетердек. Шәһәр халкына сөенеп ашарга язсын. Бәяләр 20–50 сум иде», – ди укытучы Гүзәл Вәлиәхмәтова.

Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау мәктәбе директоры Нәфисә Хөсәенова сатучыга әйләнгән әнә.

– Бездә һәр мәктәптә алма бакчасы бар. Шуларны җыеп алып килдек. Бәясе –30 сум. Халык алсын дип, бәяне арзан итеп куйдык, – ди ул.

Минзәлә районы мәгариф оешмалары ерактан ук үзенә тартып тора. Шалаш корганнар. Янында учак яна, казанда солдат боткасы пешә. Бөек Ватан сугышы вакытында ашарга пешерү шартларын күрсәтүләре. Икенче почмакта – волонтерларның махсус хәрби операциягә әзерләгән хезмәтләре. Тәм-томы да, ашы да, ярага сөртергә мазе да, теккән киемнәре дә бар. Монда 16 мәктәп катнаша. Авыл хуҗалыгы техникумы да, мәктәп-интернат та хезмәтләрен тәкъдим итә. Төрле кул эшләре, чәе, компоты һәм башкасы. Җаның ни тели –шул бар. Мәктәп-интернатта 6 төрле сыр җитештерәләр икән. 46 килолы сыр ясап, ил күләмендә рекорд та куйганнар.

Ярминкә белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та танышты.

– Ярминкәләргә шатланып киләм. Чөнки алар безнең уңышларыбыз турында сөйли. Көзге ярминкәләр вакытында күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш, консервлар сатып алабыз. Авыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, мәгариф оешмаларына рәхмәт. Татарстан халкы ярминкәләргә теләп килә, – диде Ләйлә Фазлыева.

Илсур Һадиуллин да әлеге чараның әһәмиятенә тукталды. Министр белдергәнчә, бүгенге ярминкә – истәлекле вакыйга да. Ул урта-махсус уку йортлары оешуның 85 еллыгына багышлана. Аларда чын белгечләр әзерлиләр. Кадрлар – илнең алтын фонды.

– Ярминкәгә үз кишәрлекләрендә уңыш үстереп, эшкәртеп, сатарга алып киләләр. Балаларны бары хезмәт кенә тәрбияли. Хезмәт аларны тормышка өйрәтә, – диде Илсур Һадиуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре