Газетага язылу

Мәктәп укучылары һәм студентлар Татарстан үсмерләр-яшьләр командасы лидерларына әйләнә алачак

Республика мәктәпләрендә, көллиятләр һәм вузларда Алдынгылар хәрәкәтенең балалар җирле үзидарә органы – Алдынгылар Советына сайлау башланды. Ул республиканың барлык башлангыч бүлекләрендә сентябрь азагына кадәр уздырыла.

Шуннан соң сентябрь-октябрь айларында ике этапта – җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә сайлау узачак.

Алдынгылар Советы – бөтен республикада гамәлдә булып килүче Алдынгылар хәрәкәтенең балалар җирле үзидарә органы. Сайлау гадәттә 3 этапта уза:
* башлангыч бүлекләрдә –21 сентябрьгә кадәр;
* җирле – 12 октябрьгә кадәр;
* төбәк – 31 октябрьгә кадәр.

Алдынгыларның башлангыч бүлекләре Советы командасына юнәлеш рәисе, лидеры һәм сыйныфтан вәкил сыйфатында кушылырга мөмкин. Юнәлеш лидеры яки рәисе вазыйфасына сайлап алу таләпләре:
* Алдынгылар хәрәкәтендә кимендә бер ел катнашу;
* флагман проектларында (мәсәлән, “Первая помощь” яки “БлагоТвори”) катнашу;
* “Академия Первых” онлайн курсын һәм “Выбор Первых” номинациясендә онлайн-марафон узу.

Онлайн марафон – кандидатлар һәм аларның командалары өчен юл күрсәтүче чара. Аның биремнәре сайлау алды кампаниясен дөрес уздыруга; агитация программасын уйлап табу һәм гамәлгә ашыруга, тынлык көне уздыру, тавыш бирү һәм нәтиҗәләрне игълан итүгә ярдәм итә. Аңа кушылу өчен:
* агитация вакытында ярдәмгә килердәй 5-16 кешелек команда җыярга;
* сылтама аша теркәлергә;
* барлык биремнәрне 30 сентябрьгә кадәр үтәргә кирәк.

Сайлау турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән уку йортында танышырга яки ботка сорау бирергә мөмкин.

Сентябрь азагында бөтен республика күләмендә районнарда Алдынгыларның җирле советына сайлау узачак. Рәислеккә кандидатлар өчен сайлап алу шартлары элеккечә үк кала, әмма аларга әле сайлаучылар өчен мастер-класс уздырырга һәм үзләре белән таныштырырга (самопрезентация) туры киләчәк. Ә инде октябрь урталарында Алдынгыларның төбәк Советына сайлау уздыру күздә тотыла. Җирле бүлекләрнең Советларында катнашучылар һәм барлык чакырылыш Татарстан Алдынгылар Советында катнашучылар үзләренең кандидатурасын тәкъдим итә алачак.

Кандидатлар теге яки бу сораулар белән үзләренең районындагы Алдынгылар хәрәкәте кураторына яки ботка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре