Мәктәп укучыларына 50 ел гомер иткән пар үрнәгендә гаилә кыйммәтләрен аңлаттылар

Бөгелмә ЗАГСында «Гаиләгә ярдәм» төбәк проекты кысаларында «Мөһим сөйләшү» дип аталган түгәрәк өстәл узды.

Мәктәп укучыларына 50 ел гомер иткән пар үрнәгендә гаилә кыйммәтләрен аңлаттылар
ЗАГС идарәсенең матбугат хезмәте

Чарада Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының региональ координаторы Эльвира Әхмәтова, гаилә булып яшәүләренә 50 ел тулган Гасановлар гаиләсе, шулай ук Бөгелмә шәһәренең 1, 3, 6, 9 нчы мәктәпләренең һәм 14 нче татар гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары катнашты.

 Түгәрәк өстәлнең төп максаты яшүсмерләрдә гаилә кыйммәтләрен формалаштыру, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт белән карау тәрбияләү иде. Үз гаиләң өчен мәхәббәт һәм горурлык хисе, ата-аналарга ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, гаилә тарихына, тамырларына карата кызыксыну һәм ихтирамга игътибарны арттыру да чараның төп сораулары иде. 

 Гаиләдәге конфликтларны кисәтү һәм гаилә союзын саклау темасына сөйләшүнең бер юнәлеше булды һәм укучыларда зур кызыксыну уятты. 
 Гасановлар гаиләсе үзләренең тамырлары белән горурланулары турында сөйләде, чөнки аларның әти-әниләре сугыш ветераннары иде. Бергә яшәгән елларында ир белән хатын чын Ватанны саклаучылар тәрбияләгәннәр. Хәзер бер уллары СВОда хезмәт итә.

Эльвира Әхмәтова барлык катнашучыларга рәхмәт белдереп, гаиләнең безнең тамырларыбыз, тормышның беренче һәм төп мәктәбе булуын ассызыклады. Һәм үз гаиләңнең кадерен белергә кирәклеге турында да әйтеп үтте, чөнки нәкъ менә гаиләдә шәхес формалаша, гаиләдә сине яраталар һәм сине ничек бар, шулай кабул итәләр. Йомгаклауда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Владислав Алиевич һәм Анна Александровна Гасановлар гаиләсенә  гаилә кыйммәтләрен ныгытуга керткән шәхси өлешләре, гаилә берлегенең озак тарихы, мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләрнең ныклыгы, балаларны лаеклы тәрбияләүләре өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

 Шулай ук Бөгелмә ЗАГС бүлеге коллективына да традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре