Мәктәп укучысы мошенникларга 3 миллион сум биреп җибәргән

Укучы кыз мошенникларга 3 миллион сум биргән, дип хәбәр итә Мәскәү прокуратурасы матбугат хезмәте. Башлангыч мәгълүматларга караганда, билгесез кешеләр балигъ булмаганга шалтыраткан һәм үзләрен товар китереп бирү хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырган.

Кыз аларга SMSтан килгән кодны әйткән, шуннан соң башка аферистлар полиция хезмәткәрләре рәвешендә өйдәге барлык әйберләрне декларацияләүне таләп иткән. Кызны "эшкәртү" вакытында аферистлар видеозвонокка чыккан, кыз фатирларындагы сейфны күрсәткән.

Кыз сейфны ача алмагач, җинаятьчеләр ярдәм итәргә  бер "белгеч"не җибәрергә вәгъдә иткәннәр. "Белгечләр" сүзе буенча кыз видеокүзәтүне өзеп, сейфны ачып, акчаны алып китәсе ят кешене фатирларына керткән.

Карак интернетта шундый эш тапкан 23 яшьлек ир-ат булып чыккан. Акчаның зур өлешен ул кураторларга күчергән, ә үзенә 10 мең сумын гына калдырган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре