Бу хакта Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча комиссия утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова хәбәр итте.
«Узган ел 11 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм мохтаҗ гаиләләрдән 2-11 сыйныфларда укучы 18 мең укучыга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтелде. 2025 елда күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 48 млн сумнан артык тәшкил итте», - дип сөйләде ул.
Кашапова билгеләп үткәнчә, акция башланганнан алып 18 елда мохтаҗ гаиләләрдән 300 меңнән артык укучы 453 млн сумлык ярдәм алган.
«Хәйрия акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына традиция буенча канцелярия кирәк-яраклары белән рюкзаклар тапшырыла. Болар – дәфтәрләр, каләмнәр, карандашлар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары, рәсем ясау өчен альбомнар, укучы көндәлеге, файллар, папкалар, тышлыклар. Беренче сыйныф укучысы портфеле бәясенең якынча суммасы 6 мең-6,5 мең сум тәшкил итә», - дип белдерде ул.
Кашапова сүзләренчә, рюкзаклардан тыш, республиканың барлык районнарында спорт формасы, канцелярия товарларына сертификатлар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшыру планлаштырылган. Яңа уку елы алдыннан акция кысаларында барлык районнарда да тантаналы чаралар булачак, диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез